Зәй офыклары

Зәй районында уракта 71 комбайн катнашачак

Районыбыз басуларында уңыш өлгереп килә, уракка төшәргә дә күп калмады. Агымдагы елда игенчеләребез алдында 40 мең гектардан артык бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора. Бу күрсәткеч узган ел дәрәҗәсендә. Уракны оешкан төстә, кыска срокларда, сыйфатлы итеп башкарып чыгу күп факторларга бәйле. Шуларның иң мөһиме - урып-җыю комплексының әзерлеге. Әлеге җәһәттән әңгәмәбез...

Районыбыз басуларында уңыш өлгереп килә, уракка төшәргә дә күп калмады. Агымдагы елда игенчеләребез алдында 40 мең гектардан артык бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора. Бу күрсәткеч узган ел дәрәҗәсендә. Уракны оешкан төстә, кыска срокларда, сыйфатлы итеп башкарып чыгу күп факторларга бәйле. Шуларның иң мөһиме - урып-җыю комплексының әзерлеге. Әлеге җәһәттән әңгәмәбез авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Марсель Рәхмәтов белән.

-Марсель Хәйдәрович, урак турында сөйләшкәнче, терлек азыгы әзерләү барышы турында берничә сүз әйтсәгез иде...

- Районда терлек азыгы әзерләү тулы куәткә бара. Әлеге уңайдан район басуларында 10 комбайн эшли. Алар күпчелек - "Ягуар"лар, яңалары "Джон Дир", "Россельмаш" комбайннары. Агрофирмалар бүлекчәләрендә 6900 гектар мәйданда печән чабылып, 7200 тонна печән, 36000 тонна сенаж әзерләнде. Кышын терлекләрне кышлату өчен 67 мең тонна терлек берәмлеге әзерләргә кирәк, бүгенге көндә бу сан - 13, 7 мең тонна яки бер шартлы терлеккә 9,6 азык берәмлеге туры килә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да терлек азыгы әзерләү темпы артты. Шунысы игътибарга лаек, "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенә яңа терлек әзерләү техникасы кайтарылды, бу көннәрдә чапкычлар, әйләндергечләрнең кайтуы көтелә.

-Уракка да күп калмый, урып-җыю техникасын ремонтлау - көн кадагындагы мәсьәлә. Бу юнәлештә эш ничек бара?

- Һәр комбайн икешәр комбайнчы белән тәэмин ителде. Аларның күпчелеге алдагы елларда урып-җыюда катнашучылар, яңалары да юк түгел. Һәр агрофирмада тәҗрибәле, үз эшенең осталары булган комбайнчылар бар. Алар - "Зәй шикәре" агрофирмасыннан Валерий Бутяев, бертуганнар Равил белән Шәйхенур Миннекәевлар, Дамир Баһаутдинов, Рафис Ходжаев, Олег Сандимиров, Валерий Метрухин, Виктор Мрясов, "Зәй"дән ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рамил Сибгатуллин, Расим Мөфтиев, Айрат Сафин, "Восток" агрофирмасыннан Фәндус Уразманов, Михаил Спиридонов, Николай Григорьев, Александр Пирогов, Дамир Шәйгарданов, Илсур Шакирҗанов, Рамил Хафизов һ.б.лар.

Агымдагы елда басу-кырларны 71 комбайн иңләр дип көтелә. Узган ел алар 75 иде. Комбайн паркын күпчелек "Дон " һәм "Нью Холланд"лар тәшкил итә. Барлык агрофирмалар бүлекчәләрендә урып-җыю техникасын ремонтлау бара. Бүгенге көндә комбайнерлар бригадаларын комплектлаштыру бара. Комбайннар кирәкле частьлар белән кергән гариза нигезендә тәэмин ителә. Әлеге җәһәттән техникалар 1 июльгә әзер булыр дип көтелә. 9 июльдә аларны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан белгечләр килеп караячак. Агымдагы елда бер комбайнга эш йөкләмәсе - 564 гектар. Алдагы еллардагы кебек "АгроКөч-Төркем" ЯАҖ бөртеклеләрне җыеп алу өчен ике отряд җибәрер дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: