Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй районында 34 процент мәйданда уңыш җыеп алынган

Кырларда кым-кырыч, нәкъ шигырьдәгечә: комбайннар ура, суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә, ә алар артыннан быел аеруча мул булган саламны тракторлар җыйнап төргәкли, бушап калган басуларны зур техникалар тузан туздырып сөрдерә бара.

Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә район иген кырларында 34 процент мәйданда  урып-җыю эшләре төгәлләнгән. Уңдырышлылык бер гектар мәйданнан уртача 49,8 центнер тәшкил итә. 
Көзге бодай 45224 тонна җыелган, уртача уңыш – 53,6 центнер;
арпа - 13124 тонна (44,8 центнер);
арыш – 913 тонна (56,4  центнер).
Агрофирмалар арасында иң күп мәйданда игеннәрне җыеп алучы -  “Восток” хуҗалыгы. Биредә 36 процент мәйданда эшләр башкарылган (уртача уңыш 45,4 центнер). Ә “Зәй” агрофирмасында бер гектар мәйданнан алынган уңыш - иң күбе,  ул 54,1 центнер тәшкил итә (игеннәр 33 процентта суктырылган). “Зәй шикәре” агрофирмасында 34 процент мәйданда  ашлык җыйналган, уңыш - гектарыннан 49,2 центнер.  

Александр Тимофеев фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев