Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй районында эшче һөнәрләренә ихтыяҗ зур

Агымдагы елның 1 августына районның  халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 111 кеше эшсез буларак теркәлгән.

 Эшсезләр структурасында пенсия алды яшендәге гражданнар гомуми эшсезләр санының 32,4 процентын тәшкил итә.

Эшсезлек дәрәҗәсе - 0,37 процент. Эш эзләүче буларак исәпкә алынган  633 кешедән, 364 е эшкә урнаштырылган. Агымдагы елның 1 августына эш бирүчеләр тарафыннан игълан ителгән хезмәткәрләргә ихтыяҗ 2176 булган (эшче һөнәрләр буенча – 1861).

Булган барлык вакансияләр «Россиядә эш» порталында урнаштырылган (trudvsem.ru) гомумпрактика табибы, шәфкать туташы, тәрбияче, кастелянша, автомобиль йөртүче, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы, кухня эшчесе, пешекче, төрүче, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, тракторчы, слесарь-ремонтчы, электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, каравылчы, биналарны комплекслы хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча эшче, техник-лаборант бүгенге көндә иң кирәкле белгечлекләр булып торалар.

Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты 2022 елның 1 августына бер вакансиягә 0,05 кеше тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев