Зәй офыклары

Зәй районында гражданнар оборонасы буенча укулар үтәчәк

Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясе рәисе - ТР Премьер-министры Алексей Песошинның 2018 елның 11 декабрендә имзалаган боерыгы нигезендә Зәй районы территориясендә 21-25 гыйнварда гражданнар оборонасы буенча укулар үтәчәк.

Анда Зәй муниципаль районы гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне булдырмауга җаваплы хезмәтләрнең әзерлеге гамәли күнекмәләрдә күзәтеләчәк,  кешеләрнең гадәттән тыш хәлләр булган очракта үзләрен ничек тотарга тиешлеге, бәла-казаны бетерү буенча беренчел гамәлләрнең нинди булуы өйрәтеләчәк, тыныч булып, анык эш йөртү  тикшереләчәк.  Укулар барышында район территориясендә кешеләргә төрле сигналларны ишетергә туры киләчәк. “Һава тревогасы” һәм башка сигналларны ишеткәндә куркып калмаска, һәр тавышны тыныч кабул итеп, үзеңне адекват тотарга, радио һәм махсус техник  аппаратлар ярдәмендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кизү торучысы кушканнарны үтәргә  киңәш ителә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: