Зәй офыклары

Зәй районында "Кар десанты" авыл халкына ярдәм итте

22-28 февральдә Зәй муниципаль районында “Россия студентлар отряды” иҗтимагый оешмасы “Кар десанты” акциясе оештырды.

Әлеге акция кысаларында Идел буе федераль округының төрле төбәкләреннән килгән 15 студент  районның Ал. Бистәсе, Сәвәләй, Кара-Елга, Үтәшкин, Югары Шепкә, Имәнлебаш, Сарсаз-Баграж, Поповка, Түбән Биш, Дүрт-Мунча авылларында булды.  Алар һәйкәл яннарын кардан чистарттылар, мәктәпләрдә һөнәри юнәлеш бирү буенча дәресләр үткәрделәр, шулай ук ялгыз яшәүче өлкәннәргә хуҗалык эшләрендә булыштылар. 
“Кар десанты” составында Казан дәүләт медицина университеты һәм Казан медицина көллиятендә укучы ике студент авыл җирлекләре фельдшерлары белән бергә  медицина күзәтүе үткәрделәр һәм мәктәпләрдә сәламәтлек дәресләре үткәрделәр.
“Кар десанты” акциясе - студентлар отрядлары проекты һәм шуны билгеләп үтәргә кирәк, Зәй студентлар хезмәт отрядлары үзәге әлеге эшне 15 еллык юбилей елы кысаларында беренче тапкыр оештырды.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: