Зәй офыклары

Зәй районында “Кышкы әкият“ бәйгесе игълан ителә

Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәрне һәм авылларны Яңа ел бәйрәменә бизәү буенча “Кышкы әкият” бәйгесе үткәрү турында карары (№597, 22.11.2019) дөнья күрде.

Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү чорында бәйрәм атмосферасы тудыру, районның архитектур йөзе  һәм территориясен төзекләндерү максатында  2-20 декабрьдә “Кышкы әкият” бәйгесе  үткәрелә. Бәйгедә төрле милек формасындагы предприятиеләр,  оешмалар һәм учреждениеләр катнаша.  Ул түбәндәге категорияләредә үткәрелә: сәнәгать предприятиеләре; кулланучылар базары; бюджет тармагындагы оешма-учреждениеләр; мәгариф учреждениеләре; торак милекчеләре ширкәтләре һәм идарәче компанияләр; авыл җирлекләре. Бәйгегә нәтиҗә узып баручы 2019 елга йомгак ясау тантанасында игълан ителәчәк. Җиңүчеләр, призлы урын алучылар Дипломнар һәм акчалата бүләккә ия булачак. Беренче урынга – 10 мең, икенчегә – 7 мең, өченче урын өчен 5 мең сум премия биреләчәк. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: