Зәй офыклары

Зәй районында мобиль поликлиника эшли башлады (видео)

Республикабызда илкүләм проектларны тормышка ашыру тулы көченә бара. Шул исәптән беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү – иң мөһим проектның берсе.

“Бердәм Россия” Бөтенроссия партиясенең Татарстан бүлеге инициативасы буенча һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән авыл кешеләренә комплекслы диспансеризациясен үткәрү өчен күчереп йөртелә торган заманча диагностика, лаборатор җайланмалар белән җиһазландырылган, терапевт, невролог, уролог, хирург, акушер-гинеколог, офтальмолог бүлмәләре урнаш¬тырылган җәен дүрт сәламәтлек автопоезды – мобиль поликлиника сатып алынган иде.
25 июльдән алар эшли башлады һәм менә, ниһаять, күчмә поликлиника Зәй районына да килеп җитте. Ике көн элек ул Сәвәләй авыл җирлегендә якын-тирәдә урнашкан авыл кешеләренә ярдәм күрсәтә башлады. Ай дәвамында   авылларда яшәүчеләргә хәзер тар белгечләргә күренү мөмкинлеге тудырыла. Мобиль поликлиника   заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Биредә регистратура, лаборатория, диагностика, терапевт, эндокринолог, офтальмолог, невролог, гинеколог, уролог бүлмәләре бар. Бригада район үзәк дәваханәсе табибларын үз эченә ала. Өлкәннәргә уңайлы булсын өчен мобиль комплексларга аларны махсус машиналар белән алып килү дә оештырылган.
-Күчмә поликлиника Сәвәләйдә бер атна эшләгәннән соң, Бохарай, Баграж һәм Бигеш җирлекләрендә халыкны кабул итәчәк. Барлыгы 1000гә якын кешегә медицина тикшерүе үткәрүне планлаштырабыз. Сәвәләйдә ике көн эчендә 160 кеше тикшерү узды, - диде район үзәк дәваханәсе баш табибы Рим Әмиров.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: