Зәй офыклары

Зәй районында печәннән күркәм фигуралар калыкты

Ел саен Зәй районында ландшафт дизайны фестивале үткәрелә. Фестиваль районыбыз территориясендә кече архитектура формаларын (фигуралар, печәннән композицияләр) үстерүне, вандализмны кисәтүне, халык арасында сәнгать потенциалын үстерү максатларын үз эченә ала.

Быел фестиваль ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Хәтер һәм Дан елына – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Аны район мәдәният идарәсе оештыра. Фестивальдә мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт учреждениеләре хезмәткәрләре һәм аларда шөгыльләнүчеләр  катнаша.
Фестивальдә катнашучылар печән төргәкләреннән трактор, аю, крепость ясадылар, ТАССРның 100 еллыгы чагылдырган композиция әзерләделәр. Фигуралар күләмле итеп эшләнде һәм  ерактан ук күренеп тора. Алар районыбызның биш ноктасында юл буенда зәйлеләрне һәм кунакларны сәламли. Мәсәлән, Зәй шәһәренә Әлмәт ягыннан кергәндә машина йөртүчеләрне  «Татар кызы» сыны чәкчәк белән каршы ала.
Бу үзенчәлекле арт-объектлар балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын җәлеп итә, шулай ук машина йөртүчеләрнең һәм аларның пассажирларының кәефен күтәрә. Кешеләр алар фонында рәхәтләнеп фотога төшәләр.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: