Зәй офыклары

Зәй районында үсешләрендә тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм күрсәтелә

Үсешләрендә тайпылышлар булган балалар саны арта. Бу балаларның интеллектлары, сөйләмнәре, сенсор өлкәләре, гомуми һәм вак моторика, үз-үзләрен тоту һәм аралашу дәрәҗәләре зыян күрә. Бала тәрбияләүче гаилә төрле медицина проблемалары белән беррәттән, психологик-педагогик проблемалар белән дә очраша.

Зәй  районында “Үсешләрендә авыр тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм күрсәтү һәм тернәкләндерү хезмәте” проектын тормышка ашыру дәвам итә, аның максаты - үсешләрендә тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм күрсәтү.

Сентябрь аенда шундый 22 гаилә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чараларда катнашты. Программа мәдәни-ял чаралары, иҗади мастер-класслар, психологик тренинглар, саф һавада тернәкләндерү чаралары һәм консультацияләрне үз эченә алган иде.

Тулаем алганда, әлеге проект даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләрдә эмоциональ фонның яхшыруына тәэсир итә.

А. Бычкова,  “Радость” халыкка социаль  хезмәт күрсәтү үзәгенең психологы.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: