Зәй офыклары

Зәй районында территорияләрне Яңа елга бизәү буенча бәйге игълан ителде

Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан бәйрәм рухы тудыру, территорияләрнең архитектур йөзен яхшырту, төзекләндерү максатыннан шәһәр-район предприятие, оешма, учреждениеләре арасында "Кышкы әкият" дигән конкурс игълан ителде.

Ул 3 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр уза. Бәйге сәнәгать предприятиеләре, кулланучы базары (сәүдә, җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәте күрсәтү һ.б. предприятиеләр), бюджет тармагы оешмалары һәм учреждениеләре, белем бирү һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләре, торак милекчеләре ширкәтләре һәм идарәче компанияләр, авыл җирлекләре категорияләре буенча уза. Конкурсның нәтиҗәләре елга нәтиҗә ясау тантанасында игълан ителәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: