Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй районында трактор урлаганнар

Узган атнада шәһәр-районда милек белән бәйле җинаятьләр – урлашу очраклары теркәлгән.

1 августта район эчке эшләр бүлегенә Зәй кешесеннән гариза кергән. Ул Туңылҗа авылы янында торучы комбайныннан ике аккумулятор, стартер, ачкыч җыелмалары, светодиод фаралар урлаулары турында хәбәр итә.
 

Ә Зәй районы территориясендә урнашкан Ләке урманчылыгыннан Тукай районы кешесенең тракторын урлыйлар. Аңа 600 мең сумлык матди зыян килгән.
 

7 августта Бөгелмә шәһәрендә яшәүче 42 яшьлек кешедән билгесез кешенең «ТНГ-Геосейс» ҖЧШенә зыян китереп, Югары Шепкә һәм Имәнлебаш авыллары арасындагы юлдан 6 данә сейсмик чапкыч урлавы турында хәбәр кергән.


Зәйдә яшәүче 41 яшьлек хатын-кызның йорт ишегалдыннан велосипедын урлаганнар.
Урлашу фактлары буенча җинаять эше ачылган, оператив-эзләү чаралары алып барыла.

Фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев