Зәй офыклары

Зәй районында урыннарга чыгулар дәвам итә

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы оешмалары бүлекчәләрендә чираттагы тикшерү уздырды, анда агрофирма, зооветеринария, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Рейд  "Нива"  җитештерү комплексында   терлекчелек объектларын караудан башланды. Биредә ныклы  игътибар 100 башка исәпләнгән беренче бозаулар урнаштырылачак  корпусның әзерлеген тикшерүгә бирелде. Гомумән, тикшерүләрдән  соң район башлыгы "Нива җитештерү комплексы", "Дурт-Мунча" , "Зәй" сөт җитештерү комплекслары коллективлары эшен уңай бәяләде. Калган товар сөтчелек комплексларына якын арада терлекчелек продукциясен җитештерү һәм сату буенча планлы күрсәткечләргә ирешергә дигән күрсәтмә бирелде. "Таң" сөт җитештерү  комплексы һәм "Карман" сөт-товарчылык фермаларында, 2 нче группа таналар җәйге лагерьларга күчерелгән. Барлык агрофирмаларда да ферма территорияләрен җыештыру, биналарны агарту һәм дезинфекцияләү эшләре башкарылган. Чарада катнашучылар шулай ук кырлардагы эш барышы белән дә таныштылар. Барлык җитештерү комплексларында да арпа, орлыкка горчица, шикәр чөгендере басуларының тишелеше яхшы. Басуларда чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы көрәш алып барыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: