Зәй офыклары

Зәй районындагы авылда янгын чыккан

Зәй районы янгын куркынычсызлыгы хезмәте хәбәр итүенчә, 9-16 сентябрь аралыгында янгын хезмәтенә 12 чакыру кергән.

Аларның күпчелеге чүп-чар, чирәм яндыру белән бәйле чакырулар. Ә кичә - 15 сентябрьдә районның Пусташит авылында көндезге сәгать дүртенче яртыда мунча яну турында хәбәр алына. Нәтиҗәдә  мунча тулысынча янып бетә, ут телләре  янәшәдәге  агач сарайны да юк итә, өлешчә икенче сарайга да зыян килә. Барлыгы 112 квадрат мәйданда янгын булган, бәхеткә кешеләргә зыян килмәгән. Ут мунча миченнән файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәмәү сәбәпле килеп чыкан, дип фаразлана.   

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: