Зәй офыклары

Зәй районының  Дүрт- Мунча товарлыклы-сөтчелек   комплексында югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешәләр

Кичә район башлыгы Разиф Кәримов районның терлекчелек комплексларында, товарлыклы-сөтчелек фермаларында, авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү остаханәләрендә булып, алардагы соңгы вакытта эшчәнлек торышы белән танышты. Урыннарда авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре белән аралашу район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, ветеринария берләшмәсе табиблары, зоотехниклар катнашында барды.

Район башлыгы һәр мәсьәләнең торышына җентекле якын килгәч, райондагы барлык сөт җитештерү комплекслары эшенә уңай бәя бирде.  Ул аеруча Дүрт- Мунча товарлыклы-сөтчелек комплексындагы эш куелышыннан, нәтиҗәле хезмәттән канәгать булуын белдерде. Биредә тулаем тәүлеклек савым 16 тоннага җиткерелгән. Бер сыердан уртача тәүлеклек савым 17,7 килограмм тәшкил итә. Әлеге фермада 1089 баш мөгезле эре терлек исәпләнә (узган елга караганда 84 башка күбрәк), шул исәптән  савым сыерлар - 906 баш (узган елдан 69га артык). Авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Шәфыйк Хәмидуллин билгеләп үткәнчә, монда ферманың бөтен мәйданнары да терлекләр белән тулган, комплекс тулы куәтенә эшли. Әлеге ферма коллективы белән инде өч елга якын Геннадий Захаров җитәкчелек итә.

- Геннадий Васильевичның  һәр хезмәткәргә тиешле ачкыч таба белүе, хезмәтне дөрес оештыруы, барлык технологик процессларның тиешле дәрәҗәдә үтәлешен контрольдә тотуы нәтиҗәсендә шундый хезмәт җимешләренә ирешелә. Аңа һәм аның җитәкчелегендәге хезмәт коллективына зур рәхмәт. “Хезмәт төбе - хөрмәт”, дип юкка гына әйтмиләр, сез олы хөрмәткә лаек, районыбыз горурлыгы булган кешеләр, башка хезмәт коллективларына да күркәм маяк булып торасыз, -диде Разиф Кәримов, Геннадий Захаровның кулын кысып.

Дүрт-Мунча товарлыклы-сөтчелек комплексы сыерларны бозаулаганнан соң 110 көн дәвамында аерым тәртиптә тәрбияләп, аерым рацион белән тукландырып, сөт савуны алып бару ягыннан да үрнәк комплекс булып тора, дип ассызыклый Шәфыйк Хәмидуллин.

 Терлекләр өчен сыйфатлы азык әзерләүдә районыбыз механизаторларының  да өлеше зур. Энергетик кыйммәте ягыннан туклыклы матдәләргә бай булган кукурузны яңача технология буенча үстерү, әзерләү дә җитди роль уйный. Аны районда быел 10 мең тонна хәстәрләү мөмкин булды.

- һәркем  үз хезмәтен  җиренә җиткереп, эшен намус белән башкарганда гына  югары  нәтиҗәләрегә ирешергә  мөмкин. Әле алга таба безнең коллектив тагын да зуррак хезмәт уңышлары күрсәтер дип ышанам, - диде Геннадий Захаров.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: