Зәй офыклары

Зәй районының иң үзенчәлекле биш урыны

Зәебезнең үзенчәлекле егете Ильяс Салихов урбанизм темасы белән кызыксына. Ул Татарстан, Удмуртия буенча велосипедта сәяхәт кылган. Татарстанның 33 районында булган. Төркия, Кипр, Македония, Германия, Австрия, Чехия һәм башка илләрне күргән. Ильяс безгә Зәй районының иң үзенчәлекле 5 урынын (яшьләрчә топ-5 урын) тәкъдим итә.

1.Беренче урында, әлбәттә, Зәй шәһәре үзе тора.  Безнең шәһәребез бик  матур һәм анда истәлекле, ял итәрдәй  урыннар бик күп. Зәйдә республикада бердәнбер булган һәйкәл урын алган: ул - тәүге тапкыр космоста булган эт-Чернушкага һәйкәл. Зәйне күпләр яшел шәһәр, дип тә  йөртә. Ә менә  мин шәһәрнең иске өлешенә сәяхәт кылырга тәкъдим итәр идем. 1652-1656 елларда Рус дәүләте, Казан ханлыгын яулап алганнан соң, Кама аръягы җирләрендә чик буе ныгытмалары төзүгә керешә, шуларның берсе — Зәй крепосте. Крепость Дала Зәе елгасының биек уң ярында 1652 елның язында салына башлый.  Әлеге крепость бүгенге көнгә сакланмаган. Ә менә бистәдәге тарихи урында Крестовоздвиженский чиркәве янәшәсендә яңа мәчет һәм уку-укыту үзәге ачылды. Алар бер тарихи урында булып, районда төрле конфессия вәкилләрен дус-тату яшәргә өндәп тора. Шулай ук бистәдә туган як тарихын өйрәнү музее урнашкан. Бистәдә  “Мәктәп тавы” проекты буенча  төзелүче су коену зонасы күпләрне үзенә җәлеп итә.

2.Зәй сусаклагычы. 1960 елларда шәһәрнең иске өлеше белән яңа өлеше арасында сусаклагыч булдырыла, ул Зәй ГРЭСын техник су белән тәэмин итү ихтыяҗлары өчен файдаланыла. Кайсы гына яктан булмасын, Зәйгә килүчеләрне күккә ашкан ГРЭС торбалары һәм аның тирәсендә җәйрәп яткан җылы “диңгез” каршы ала.

3. Баграж күле. Зәйдән 12 чакрым ераклыктагы Баграж күле табигатьнең иң гүзәл почмагына - Кашкатау итәгенә сыенып утырган.  Биредә искиткеч матур пейзаж:  урманнар, елга, калкулыклар. Бай да инде безнең Кашкатау! Ул җиләге дисеңме, дару үләннәре, тау итәгендә челтерәп агучы тешләрне сындырырлык тәмле сулы чишмәләре... «Таш мич» дип аталган гаҗәп серле урын бар әле анда. Тарихи чыганакларга караганда, бу «Таш мич» бакыр руднигы булган.  Кашкатау хәзер дә игътибар үзәгендә. Менә инде күп еллар тау итәгенен иң зур аланында Питрау бәйрәме үткәрелә. Кайлардан гына килмиләр әлеге бәйрәмгә!

4.”Федот” тау чаңгысы комплексы. Бу – Татарстандагы иң үзенчәлекле тау чаңгысы комплексларының берседер, мөгаен. Матур манзара, кискен борылышлар, текә тау бите... Әлеге  чаңгы шуу комплексына республикабыз гына түгел, чит төбәкләрдән дә ял итәргә киләләр.

5. Иҗтимагый киңлекләр.  Бүгенге көндә бу  барлык дөньяда тренд булып тора. Зәйнең  Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркын олысы-кечесе үз итә. Әлеге парк  шәһәрнең барлык өлеше буенча диярлек сузылган.  Элек Карамалы паркы дип йөртелгән  парк 2000 елларда төзекләндерелә башлады, Россиядә бу вакытта иҗтимагый киңлекләр программасы юк та иде әле.  Биредә яшь әниләр балалары белән төрле мәйданчыкларда уйный, өлкәннәр ял итеп хозурлана. Төсле фонтанны зәйлеләр аеруча яратты. Ә яңа өйләнешүче яшь парлар  паркны аеруча үз итә, биредә алар фотосессияләр уздыра.

Өстәмә бонус итеп Чаллы-Әлмәт юлында урнашкан шарлавыкны (водопад) билгеләр идем. Ул Зәй сусаклагычы ихтыяҗлары өчен төзелгән булган. Мин Татарстанның 80 процент өлешендә булып, мондый шарлавыкны күрмәдем әле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: