Зәй офыклары

Зәй - Сармашбаш юлы төзекләнә

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында, районда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү буенча чаралар тормышка ашырыла.

Районда барлыгы 521 километр юл исәпләнә. Республикада, шул исәптән районда юлларның төзеклегенә  игътибар зур. Төзек юллар кеше иминлеге бит. «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында, районда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү буенча чаралар тормышка ашырыла.  
Зәй - Сарман - Сармашбаш - Петровка заводы юлының Сарсаз-Баграж белән Югары Мәлем авыллары арасындагы  өлеше (барлыгы 4 чакрым)  шактый тузып, юлаучыларга шактый кыенлык китерә иде. Кыскасы, Югары Мәлем һәм Сармашбаш авыллары халкы юлсызлык проблемасы белән яшәде. Алар бу турыдагы гозерне еш район җитәкчелегенә  халык жыеннарында күтәреп чыктылар.   
-Кышын  юлдагы ярыклар, чокыр-чакырлар кар белән тулып, алай ук интектерми иде, ә менә яз-җәй юл гүр газабына тиң булды, -диләр Мәлем һәм Сармашбаш кешеләре.
Шул рәвешле узган 2019 елда махсус программа кысаларында “Татнефтедор” автомобиль юллар идарәсенең  Зәй филиалы тарафыннан әлеге юлны төзекләндерү  эшләрен башкаруга  ике  елга килешү төзелде.  Моның өчен  узган  елда– 23, агымдагы  елда исә 73 миллион сумнан артык финанс-лау каралды. Шулай итеп узган ел  әлеге объектта суүткәргеч торба ремонтланып, җир эшләре башкарылды, 1,5 чакрым арада юлга асфальт (беренче катлам) түшәлде.  Шунысы игътибарга лаек, бу эш агымдагы елда да дәвам итә. Юлчылар башта 2, 5 чакрым юлда җир эшләрен башкарып, аңа таш җәйде. Объектта  таш җәю белән  үзбушаткыч машина, грейдер, тигезләүче  (каток) эшләде. Биредә юл төзекләндерү эше һәрдаим район җитәкчелеге игътибарында тора. Узган атнада объектта эш визиты белән район башлыгы Разиф Кәримов булып китте. Ул башкарыла торган эшләрнең барышы һәм сыйфаты белән якыннан танышты. Шул рәвешле биредә узган атна ахырында   оешма юлчылары автомобиль юлының ремонт участогында асфальт җәюгә керештеләр. Әлеге эш барышы белән без журналистлар да танышып кайттык. Объектта күңелле хезмәт гөрелтесен күреп күңел сөенә. Асфальт салынган юлдан җиңел машина белән җилдерәбез генә. Асфальт-бетон измәсе “КамАЗ” машиналарыннан бушатылуга, чимал юлга тигезләп таратыла, аннан әлеге юлдан тигезләүче (катоклаучы) техникалар уза.  Юлчылар асфальт-бетон катнашмасын  «Татнефтедор» ширкәтенең Зәйдәге асфальт-бетон заводыннан алалар. Объектта эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Биредә тулаем  эшләрне юлчылар озакка сузмыйча, ике-өч атнада төгәлләргә исәпли. Шул рәвешле объектта узган елгы салынган юлның өске катына да асфальт-бетон җәелә. Кыскасы, Мәлем урман юлын танырлык түгел хәзер.
-Юлчылар һәр минутның   кадерен белеп, объект-та эшне тизләтү өчен тырышалар, - ди оешманың җитештерү бүлеге җитәкчесе Фәргать Лотфуллин.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: