Зәй офыклары

Зәй шикәр чөгендере алуны башлады

Бүген район агрофирмалары шикәр чөгендерен алуны башлады.

Районның төп авыл хуҗалыгы культурасы булган татлы тамыр быел 9337 гектар мәйданда үстерелде. Уңыш җыюга берьюлы 12 “Ропа” комбайны һәм  4 “Ропа-Маус” чөгендер төяү техникасы кереште. Беренче  мәйданнардан уртача уңыш гектарыннан 400 центнер тәшкил итә.
-Районның барлык агрофирмалары да чөгендер алуны башлады. Шикәр заводы планы нигезендә 22 августтан 5 сентябрьгә кадәр чөгендер заводның тәүлеклек эшкәртү нормасы күләмендә генә  казыла, ул -  8 мең тонна. 5 сентябрьдән башлап тәүлеклек эш режимына күчәбез. 25 августта шикәр заводы яңа шикәр кайнату сезонын башлый. Барлык комбайннар механизаторлар белән тәэмин ителгән, - диде район башлыгы Разиф Кәримов.
Быел районыбыз заводка эшкәртүгә 450 мең тонна татлы тамыр тапшыруны максат итеп куя.                 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: