Зәй офыклары

Зәй шикәр заводы бу сезонда 1,2 миллион тонна чимал кабул итү планын куйды

“Зәй шикәре” АҖ заводы шикәр чөгендере эшкәртүгә кереште. Иң яхшы Россия заводлары бишлегенә кергән предприятие 2019 ел сезонында 1,2 миллион тонна шикәр чөгендере кабул итәргә планлаштыра.

Заводның уртача тәүлеклек җитештерү куәте аерым көннәрдә 8-8,3 мең тонна тәшкил итәчәк. Завод җитәкчесе Антон Трошин әйтүенчә, яңа сезонда 162 мең тоннадан артык шикәр комы, 50 мең тоннадан ким булмаган чөгендер түбе, 38 мең тонна патока-мелас җитештерүне бурыч итеп куя. Зәй шикәр заводы 25 августта сезонны башлады һәм ул аны 2020 елның февраль ае башында тәмамлаячак. Бу дәвердә  заводта модернизация эшләре дә башкарылачак. Башлыча чөгендер түбе киптерү комплексы автоматикасы, пресс алыштырылачак һ.б. эшләр планга куела.
“Зәй шикәр”е бүгенге көнгә берничә экологик проектны тормышка ашырды.  Завод мәйданчыгында юынтык су җыела торган урын (радиальный отстойник)  һәм буа-суыткыч төзелде.  Болар - әйләнә-тирә, экологияне саклауда  отышлы юл. Юынтык су җыела торган урын (радиальный отстойник) булу филтрация кырына су кууны 30 процентка киметте. Моңа бәйле рәвештә  заводка су белән ком һәм пычрак керүдән  җиһаз ватылу очрагы кимеде. Буа-суыткыч исә су куллану күләмен 70 процентка киметте.
Алга таба да завод мондый проектларны тормышка ашыруны дәвам итәчәк.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: