Зәй офыклары

Зәй шикәр заводында икътисади кризистан курыкмыйлар

Районның эре предприятиеләренең берсе - "Зәй шикәре" ААҖендә җитди инвестицияләр планлаштырыла. 2015 ел дәвамында биредә 566 миллион сумлык инвестиция программасын тормышка ашыру күздә тотыла. Аның кысаларында кагат кырын, сок чистарту бүлеген, киптерү комплексын модернизацияләү, шикәрне төргәкләү цехын төзү карала. Гомумән алганда әлеге инвестицион проектлар сезонлы шикәр чөгендере эшкәртү күләмен арттырып,...

Районның эре предприятиеләренең берсе - "Зәй шикәре" ААҖендә җитди инвестицияләр планлаштырыла. 2015 ел дәвамында биредә 566 миллион сумлык инвестиция программасын тормышка ашыру күздә тотыла. Аның кысаларында кагат кырын, сок чистарту бүлеген, киптерү комплексын модернизацияләү, шикәрне төргәкләү цехын төзү карала. Гомумән алганда әлеге инвестицион проектлар сезонлы шикәр чөгендере эшкәртү күләмен арттырып, 1,2 миллионн тоннага җиткерүне күздә тота.

- Шикәр заводы белән янәшә муниципаль сәнәгать мәйданын булдыру планы да бар. Биредә авыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм эшкәртү белән бәйле берничә җитештерү оешмасы булачак. Моның өчен хәзер проектлаштыру эше тулы куәтенә бара, - дип белдерде башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Павел Байрашев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: