Зәй офыклары

Зәй шикәр заводында нинди яңарту эшләре көтелә?

Россия җитештерү мәйданчыкларыннан берсе булган Зәй шикәр заводы бүгенге көндә - иң куәтле предприятиеләрдән. Биредә шикәр кайнату сезоны узган елның 28 августында башланып, завод аны агымдагы елның 20 гыйнварына төгәлләде. Шулай итеп, предприятие тарафыннан барлыгы 1 миллион 212 мең 636 тонна шикәр чөгендере эшкәртелеп, 171 мең 981 тонна шикәр комы, 42887 тонна патока, 54377 тонна чөгендер түбе җитештерелде. Завод саткан продукция һәм күрсәткән хезмәттән узган ел кергән керем алдагы ел белән чагыштырганда арткан. Моңа заводта соңгы елларда зур үзгәртеп кору, төзекләндерү эшләре аша ирешелә. Агымдагы елда предприятиедә нинди модернизация эшләре көтелә?

“Агрокөч” акционерлык җәмгыяте генераль директорының “Зәй шикәре” АҖ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары Антон Трошин әйтүенчә, предприятиедә киптерү бүлеген модернизацияләү эше башланган инде.
-Агымдагы елда аның фундаменты салып, киптерү барабанын урнаштырырга исәплибез. Әлеге киптерү барабаны 1600 тонна куәткә ия. Элеккесе бермә-бер ким иде, –ди Антон Трошин.
2020 елда исә киптерү бүлеген модернизацияләү эше ахырына кадәр ясалып, файдалануга тапшырылачак.
Предприятие җитәкчелеге алдында тагын бер зур эш – ике чөгендер түбе прессын алыштыру бурычы тора. Антон Трошин әйтүенчә, алдагы елларда аларның өчесе алыштырылган булган инде. Чөгендер түбе прессын алыштыру чөгендер түбе җитештерү күләмен тагын да арттырачак. Әлеге җитештерүчәнлек  күрсәткече тәүлегенә 370 тонна булыр дип көтелә. Алдагы зур эш – предприятиедә кулланылган суны балчык, пычрактан чистарту станциясе булдыру.
Болардан тыш, предприятиедә ел саен кагат кыры заманча җиһазларга байый: биредә агымдагы елда тагын бер яңа чимал бушаткыч машина (бум) өстәләчәк.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: