Зәй офыклары

"Зәй шикәре" АҖ те шикәр кайнату сезонына әзер

"Зәй шикәре" АҖ чираттагы сезонга әзерлек барышында аеруча зур төзекләндерү , үзгәртеп кору эшләре алып барылды. Бер-ике ел заводны күрми торган кеше аны хәзер танымаска да мөмкин. Һәр җирдә заманча җиһазлар, Европа стандартларына тәңгәлләштерелгән эш ысуллары. Хезмәткәрләрнең махсус эш комбинизоннары, каскалар киеп бер төрле формада йөрүе генә дә күзне иркәли....

"Зәй шикәре" АҖ чираттагы сезонга әзерлек барышында аеруча зур төзекләндерү , үзгәртеп кору эшләре алып барылды. Бер-ике ел заводны күрми торган кеше аны хәзер танымаска да мөмкин. Һәр җирдә заманча җиһазлар, Европа стандартларына тәңгәлләштерелгән эш ысуллары. Хезмәткәрләрнең махсус эш комбинизоннары, каскалар киеп бер төрле формада йөрүе генә дә күзне иркәли. 2014 елда заводта 636 мең тонна татлы тамырдан 92 мең тонна шикәр комы җитештерелгән, ә быелгы сезонда бер миллион тоннадан артык чимал кабул итеп шикәр комы җитештерү планлаштырыла. Әлбәттә, җитештерү арта барган саен югары нәтиҗә бирә торган җиһазлар куллану да мөһим, чималны, шулай ук җитештерелгән продукцияне сыйфатлы итеп саклау зарур. - Без заводның кагат кырында шикәр чөгендере сыйфатын тәэмин итә торган зур саклау комплексы булдырырга уйлыйбыз. Ул салкын һава өрдереп, чөгендерне туңдырып, сыйфатлы саклаудан гыйбарәт. Әлбәттә, моның өчен зур финанс чыгымнары таләп ителә, әмма бу үз-үзен аклаячак, - ди шикәр заводы директоры Шамил Минһаҗев. 1 млн. тонна чөгендерне саклау мөмкинлеге бирә торган җиһазларга инде чит илдән кайтарту өчен заказ бирелгән. Кагат кыры да яңа корылма урнаштыру өчен әзер. 1 октябрьдә аны урнаштырып куллана башлау планлаштырыла, ди заводның автоматлаштыру һәм җитештерүне үстерү буенча генераль директор урынбасары АлександрЦветков. Иң мөһиме чөгендерне туңдырып саклаучы комплекс, шикәр чөгендереннән алынучы шикәр чыгымының процентын арттыруга, күпләп шикәр комы җитештерүгә китерәчәк. Вентеляцияләнүче кагат кыры белән бәйле яңа проекттан тыш та шикәр заводында бу сезонга әзерлек максатында күп кенә төзекләндерү эшләре алып барылган. Чөгендерне юдыру комплексы төзекләндерелгән, жом пресслау, сок чистарту линияләре заманчалаштырылган, 5 казан урынына яңа көчле 3 казан куеп экономияле җитештерү мәсьәләсе дә хәл ителгән. Экономияле җитештерү дигәннән хәзер заводта һәр эшне планлы башкару буенча киңәшләшеп эшләү методы эш барышында да актив кулланыла. - Мәсәлән, без хезмәткәрләрнең авыру сәбәпле эш калдыруын билгеләп барып, авыруларның кайсы чорда күбрәк һәм ни сәбәпле килеп чыгуын ачыкладык. Нигездә ул аппаратларны юдыру барышында хатын-кызларның салкын тидереп авыруы белән бәйле булып чыкты. Хәзер без моңа юл куймас өчен әлеге чорда бу урынны җылытуны гамәлгә керттек. Эш чорында ааыручыларыбыз күпкә кимеде, бу предприятие өчен бик мөһим,- дип билгели Александр Цветков. Ә табигать һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау максатында шикәр заводы янәшәсендә буа булдырылды, бу исә Бөгелде күленә заводтан агып чыгучы калдыкларга юл куймауны күздә тота. Шул ук вакытта агымдагы елда шикәр чөгендеренең уңышы да мул булуы көтелә. Моңа чөгендер үсентеләрен тамырдан тукландырудан китеп, җиңелчә тукландыруга күчү дә зур роль уйный, дип ассызыклый белгечләр. Уңышның мул булачагын исәпкә алып әзер продукцияне саклау өчен 40 ар тонна сыйдырышлы ике яңа склад сафка баскан. - Әлеге яңа складлар ярдәмендә без хәзер шикәрне үзебездә тотып торып, бәяләр безнең өчен уңайлы дәрәҗәдә булгач кына реализацияли алачакбыз. Продукцияне җитештерү генә түгел аны реализацияләүнең отышлы юлларын эзләү дә мөһим роль уйный, - ди директор урынбасары Валерий Уразайкин. Быелгы сезонда тагын бер яңалык булып шикәр комын 5,10 кг. лы бәләкәй капчыкларга тутырып сатуга әзерләү, кәгазь капларга аз-азлап салынган шикәр чыгаруда планга куелган. Моның өчен инде кирәкле җиһазлар урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: