Зәй офыклары

Зәй шикәре Башкортстан, Пермь, Самара, Кемерово, Түбән Новгород төбәкләренә дә озатыла

"Зәй шикәр заводы" ААҖ быел шикәр шакмаклары җитештереп сатуга чыгара башлады. Бүген прессланган шикәр аена 360 тоннадан артык җитештерелә. Рафинад ясау цехы республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылган иде, дип яза "Зәй офыклары" газетасы. Завод җитәкчелеге хәзер Зәйдә эшләнгән шикәр шакмакларын республикада гына түгел, Башкортстан, Пермь, Самара, Кемерово, Түбән Новгород...

"Зәй шикәр заводы" ААҖ быел шикәр шакмаклары җитештереп сатуга чыгара башлады. Бүген прессланган шикәр аена 360 тоннадан артык җитештерелә. Рафинад ясау цехы республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылган иде, дип яза "Зәй офыклары" газетасы.

Завод җитәкчелеге хәзер Зәйдә эшләнгән шикәр шакмакларын республикада гына түгел, Башкортстан, Пермь, Самара, Кемерово, Түбән Новгород төбәкләрендәге кибет киштәләренә меңгерү максатында, килешүләр төзүгә иреште. Киләсе елда рафинад ясауның икенче линиясен эшләтеп җибәреп, җитештерү куәтен тәүлегенә 55 тонна продукция эшләрлек итеп арттыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: