Зәй офыклары

Зәй шәһәр прокуратурасы баланың торакка хокукларын яклады

Зәй шәһәр прокуратурасы бер ир-аттан кергән мөрәҗәгать нигезендә, балигъ булмаган кызның торакка хокуклары бозылу буенча тикшерү үткәргән. Эш барышында 2004 елда торакны граждан милке итеп күчерү вакытында балигъ булмаган баланың әнисе белән бергә теркәлү исәбенән төшерелеп, икенче адрес буенча теркәлүе ачыкланган. Ә ярты елдан соң баланы хосусыйлаштырылган фатирга теркиләр. Әмма...

Зәй шәһәр прокуратурасы бер ир-аттан кергән мөрәҗәгать нигезендә, балигъ булмаган кызның торакка хокуклары бозылу буенча тикшерү үткәргән. Эш барышында 2004 елда торакны граждан милке итеп күчерү вакытында балигъ булмаган баланың әнисе белән бергә теркәлү исәбенән төшерелеп, икенче адрес буенча теркәлүе ачыкланган. Ә ярты елдан соң баланы хосусыйлаштырылган фатирга теркиләр. Әмма бала әнисенең дөрес кылынмаган гамәле аркасында торакны хосусыйлаштыру хокукыннан мәхрүм кала. Зәй шәһәр прокуратурасы балигъ булмаган баланың хокукларын яклап, фатирны хосусыйлаштыру килешүенең дөрес түгеллеген тануны сорап, судка мөрәҗәгать итә, анда баланың әлеге фатирга теркәлү исәбеннән төшерелеп торуы законсыз булуы дәлилләнә. Суд фатирның дүрттән бер өлеше баланыкы булуын таный, гражданлык эше туктатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: