Зәй офыклары

Зәй шәһәр прокуратурасы тикшерү материаллары буенча кеше үтерүгә кагылышлы җинаять эше кузгатылды.

Зәй шәһәр прокуратурасы Пенсия фонды Зәй бүлегендә документларны чагыштыру эшләре барышында 1926 елгы хатын-кыз зәйленең озак вакыт дәвамында пенсия акчасын алмавын ачыклый. Ныклап тикшерү башлангач, әлеге хатын-кызның 2014 ел башында фатирын сатуы, ә пенсиясен бүтән адреска күчерүне сораган мөрәҗәгате булмавы билгеләнә. Шул ук вакытта аның туганнары эчке эшләр бүлегенә аның...

Зәй шәһәр прокуратурасы Пенсия фонды Зәй бүлегендә документларны чагыштыру эшләре барышында 1926 елгы хатын-кыз зәйленең озак вакыт дәвамында пенсия акчасын алмавын ачыклый. Ныклап тикшерү башлангач, әлеге хатын-кызның 2014 ел башында фатирын сатуы, ә пенсиясен бүтән адреска күчерүне сораган мөрәҗәгате булмавы билгеләнә. Шул ук вакытта аның туганнары эчке эшләр бүлегенә аның югалуы турында белдереп гариза бирмәгәннәр. Нәтиҗәдә хатын-кызның җинаять корбаны булу ихтималы буенча тикшерү эше башлана. 3 август көнне шәһәр прокуратурасы тикшерү комитетына материалларны җибәрә. Ә тикшерүче 5 августта РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсе 1нче бүлеге нигезендә (үтерүча) җинаять эше кузгаткан. Шул ук көнне пенсионер хатын-кызның 1986нчы елгы оныгы җинаять кылуда шикләнелеп тоткарланган. Сораштырулар барышында онык 2014елның январь-февраль айларында әбисен үтереп, "Турист-1" гаражлар ширкәтендәге үз гаражлары подвалына салуын таный. Тикшерү эше барышында хатын-кыз гәүдәсен әлеге урыннан алганнар. Хәзер әлеге гадәттән тыш җинаять буенча тикшерү эше дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: