Зәй офыклары

Зәй шәһәр Советы депутатлары халыкны кабул итте

18 июньдә Зәйдә шәһәр Советы депутатлары халыкны шәхси сораулары буенча кабул итте.

Һәр депутат сайлаучыларын үз сайлау округы территориясендә гадәттәге кабул итү урынында көтте.
Депутатларга мөрәҗәгать итүче зәйлеләр күп булмады. Бу җәйге чор - бакча вакыты белән аңлатыладыр.  Гадәттәгечә, шәһәр, бистә, үз урамы өчен битараф булмаган өлкән буын вәкилләре кабул итүгә килде.
 Пирогов урамында яшәүче ир-ат урамдагы койма буенда 60 елдан артык үсүче ике тупыл агачы өчен борчылуын, көчле җил вакытында  аларның  электр үткәргеченә аву куркынычы бар, дип белдерде.
Никифоров урамының 71нче йортында  яшәүче абый  Ленин урамы чатыннан Төзүчеләр урамына кадәр кибетләр урнашкан яктан  тротуарны тәртипкә китереп булмасмы, дигән гозер белән мөрәҗәгать итте.
Башка мәсьәләләр буенча кабул итүгә килүчеләр дә булды.
Гражданнар мөрәҗәгатьләре контрольгә алынып, тиешле органга хәл итү өчен  җибәрелә. Аларның һәрберсенә язмача җавап бирелеп, гамәлдәге законнар нигезндә аңлатма биреләчәк.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: