Зәй офыклары

Зәй шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде

Бүген Зәй шәһәр Советы утырышында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында мәсьәлә каралды. Депутатлар каравына конкурс комиссиясе аша үткән ике кандидатура - башкарма комитет җитәкчесе вазифасын 5 ел башкарган Сергей Васильевич Максимов һәм район Советының мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати куркынычсызлык бүлеге башлыгы Илнар Илдар улы Идиятов тәкъдим ителде. Алар, билгеләнгән...

Бүген Зәй шәһәр Советы утырышында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында мәсьәлә каралды. Депутатлар каравына конкурс комиссиясе аша үткән ике кандидатура - башкарма комитет җитәкчесе вазифасын 5 ел башкарган Сергей Васильевич Максимов һәм район Советының мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати куркынычсызлык бүлеге башлыгы Илнар Илдар улы Идиятов тәкъдим ителде. Алар, билгеләнгән очракта, нинди программага нигезләнеп эшләячәкләре турында чыгыш ясадылар. Депутатлар Сергей Максимовны бертавыштан әлеге вазифаны башкару өчен сайладылар. Шәһәр башлыгы аның белән контракт төзиячәк.

Исегезгә төшерәбез, С. В. Максимов 1969 елда туган, югары белемле, 2010 елның декабреннән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе булып эшли. Муниципаль хезмәт стажы - 12 ел. "3нче класслы муниципаль киңәшче" чинына ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: