Зәй офыклары

Зәй сәхнәсендә – “Аккош күле” балеты

“Энергетик” Мәдәният сараена капиталь ремонт уздырылганнан соң биредә Татарстанның гына түгел, Россия күләмендәге иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар чыгышлары даими булып тора.

Узган атнада шәһәребезнең төп сәхнәседә Мәскәүнең  рус классик балет төркеме зәйлеләргә Петр Чайковскийның  һәркемгә таныш “Аккош күле” балетын тәкъдим итте. Зәй сәхнәсендә балет карауны тарихи вакыйга, дияргә ярый. Чөнки шәһәр-район мәдәният тарихында бу тәүге мәртәбә булды. Классик балет чыгышыннан зәйлеләр бухуш калды.Мәскәү артистлары безнең мәдәният сарае һәм Зәй тамашачысыннан канәгать булуларын белдереп, биредә янә чыгыш ясаячакларын белдергән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: