Зәй офыклары

Зәй сәламәтлек комбинаты эшенә анализ ясалды

Сәламәтлек комбинатының төп эшчәнлеге – мунча һәм кер юу хезмәте күрсәтү, бу турыда сүз район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендәге икътисади совет утырышында барды.

Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы икътисади советы утырышы узды. Бу турыда район матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сәламәтлек комбинаты» МУП директоры Зөлфия Бусова узган елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2021 елга перспектив планнар турында чыгыш ясады. Сәламәтлек комбинатының төп эшчәнлеге мунча һәм кер юу хезмәте күрсәтү. Мунча комплексында гомуми бүлекләрдә дә, шәхси номерларда да уңайлы булсын өчен барлык шартлар да тудырылган. Шәхси номерлар төрле стилистикада ясалган. Төрек мунчасын яратучылар өчен «Хамам» номеры эшли. Зөлфия Равилевна  докладында 2020 елда  комбинатка 12 меңнән артык кеше йөрүен билгеләп үтте. Зәй муниципаль районы халкына һәм предприятиеләренә мунчадан  тыш кер юу хезмәте күрсәтелә, буш мәйданнар арендага тапшырыла. Мунча һәм кер юу хезмәтләренә ай саен төрле акцияләр үткәрелә. Хәзерге вакытта 3 сәгатькә номерга заказ биргәндә, дүртенче сәгать бүләккә бирелә, шулай ук ике әйбер юдырганда, өченче әйбергә 50 процент  ташлама каралган. Сатуда бүләк сертификатлары бар.

Икътисадый совет утырышына нәтиҗә ясап, Разиф Кәримов «Сәламәтлек комбинаты» МУП коллективының 2020 елдагы эшенә уңай бәя бирде һәм киләчәктә уңышлар теләде.

Фотолар муниципаль сайттан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: