Зәй офыклары

Зәй социаль хезмәткәре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Светлана Попова - башкаларга ярдәм итүне тормыш рәвеше итеп сайлаган белгеч ул.

Кичә - 15 гыйнварда Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2020 ел нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар» дигән йомгаклау коллегиясе утырышы барышында Зәй социаль хезмәткәре Светлана Викторовна Попова Министрлар Кабинетыннан Рәхмәт хаты алды.

Светлана Попова өчен бу лаеклы бүләкләү булды, чөнки ул үз  карамагындагы 10 кеше  өчен оста белгеч кенә түгел, ә чын мәгънәсендә якын һәм кирәкле кешегә әйләнде. Аны ачык йөзле һәм намуслы булганы өчен яраталар һәм хөрмәт итәләр.

Светлана Викторовна һөнәрен яшь чагында ук сайлаган, ул кечкенәдән ярдәмгә мохтаҗларга булышырга омтылган, ә өлкәннәр белән җиңел уртак тел таба алган, башкаларга ярдәм итүне тормыш рәвеше итеп сайлаган. Светлананың әнисе һәм апасы да, аңа күркәм үрнәк булып,  «Радость» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе ачылганнан бирле социаль хезмәткәрләр булып эшләгәннәр. Һәм менә 17 ел инде Светлана Попова үзе өлкәннәргә социаль хезмәткәр буларак ярдәм итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: