Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй социаль хезмәткәрләре һәм китапханәчеләре өйдә социаль хезмәт алучылар өчен Дәүләт флагы көне уңаеннан чара оештырды

Россия Дәүләт флагы көне уңаеннан Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белгечләре Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә өйдә социаль хезмәт алучылар өчен “Илем флагы” дигән чара уздырдылар.

Ул “Хатирәләр терапиясе” программасын тормышка ашыру кысаларында узды.
 

Китапханә хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләрне Россия флагының күп гасырлык тарихы белән таныштырдылар, аның һәр төсенең әһәмияте турында сөйләделәр. Әңгәмә барышында Ватан турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерелде, викторина сорауларына җавап бирделәр.


 

«Россиянең дәүләт символлары - халкыбыз тормышының мөһим элементлары. Герб, флаг һәм гимн патриотизм, ил тарихына хөрмәт хисләрен чагылдыра. Безнең һәркайсыбыз аларны белергә һәм хөрмәт белән карарга тиеш. Без илебезнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән горурланабыз. Россия флагы безгә ата-бабаларыбыздан мирас булып калды”, - ди социаль хезмәтләр алучы, педагогик хезмәт ветераны Галина Пальчиковская.
 

“Мондый очрашулар безнең өчен бик әһәмиятле, чөнки өлкән яшьтә булу сәбәпле, сәламәтлек торышы буенча да без шәһәрдә узучы чараларга йөри алмыйбыз. Ә өйдә очрашулар безнең өчен бик тә мөһим,” – ди Владимир Романов.

Фотолар "Радость" үзәгеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев