Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй социаль хезмәткәрләре мәшгульлек үзәге һәм пенсия фонды белгечләре белән очрашты

Мәшгульлек үзәге һәм пенсия фонды белгечләре Зәй “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өчен консультация бирде.

14 майда Зәй “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өчен мәшгульлек үзәге һәм пенсия фонды идарәсе белгечләре белән чираттагы очрашу оештырылды.

 “Демография” илкүләм проектының “Мәшгульлеккә ярдәм итү” федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасында яшәүче өлкәннәр өчен һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча уку мөмкинлеге бар.

 Белгечләр нинди категория гражданнарга федераль бюджет исәбенә белем алырга мөмкин булуы, “Россиядә эш” гомумроссия вакансияләр базасы мәгълүмати-аналитик системасы порталында укырга заявка бирү һәм белем бирү программасын сайлау турында сөйләделәр. Шулай ук пенсия алды яшендәге кешеләрнең ташламалары һәм гарантияләре буенча мәсьәләләр дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев