Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй социаль үзәгендә гадәти булмаган мастер-класс үтте

Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге базасында когнитив тайпылышлары булган гражданнар өчен “Иҗади остаханә” эше кысаларында мастер-класс узды.

“Дәрес барышында анда катнашучылар хохлома бизәкләре белән таныштылар.  Нибары 3 төстәге гуашь белән хохлома бизәкләренең гади элементларын - җиләк-җимеш һәм яфракларны сурәтләделәр. Моннан тыш, катнашучылар кәгазьдә бизәкнең детальләрен дөрес итеп урнаштырырга өйрәнделәр”, - ди көндезге бүлек мөдире Валентина Каменская.

Мондый дәресләр кулларның вак моторикасын үстерергә мөмкинлек бирә, шулай ук бүлектә тәрбияләнүчеләрнең рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен үстерүгә ярдәм итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев