Зәй офыклары

Зәй студентлар хезмәт отрядлары үзәге җитәкчесе студентлар отрядларының иң югары бүләгенә лаек булды

Казанда Идел буе федераль округы студентлар отрядларының слеты узды.

Слетта Зәй студентлар хезмәт отрядлары үзәге җитәкчесе Ростислав Аладышкин студентлар отрядларының иң югары бүләге - актив эшчәнлек алып барган өчен "Россия студентлар отрядлары" мактау билгесе белән бүләкләнде.
Россиянең 14 регионыннан иң яхшы студент отряды әгъзалары эшчәнлеккә йомгак ясау өчен Казанга җыелдылар. Слет кысаларында командада эшләүнең яңа форматлары, проектлар белән идарә итү, эшлекле стиль, социаль челтәрләр белән эшләү, дизайн, ачык чыгышлар һәм заманча белгечләргә кирәк булган һөнәри компетенцияләрне үстерүгә юнәлдерелгән лекцияләр оештырылды.
Зәйдән слетта "Легенда 17" педагогик отряды экскомандиры Алена Красильникова һәм экс-комиссар Миләүшә Лифадеева катнаштылар.
Фотолар Зәй яшьләр эшләре идарәсеннән алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: