Зәй офыклары

Зәй студентлар отрядлары штабында хисап-сайлау җыелышы узды

Зәй студентлар отрядлары әгъзаларының сайлау алды кампаниясе узды, анда һәр катнашучыга командир, отряд комиссары вазифасына үз кандидатурасын тәкъдим итү мөмкинлеге бирелде.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча "Көньяк яр" сервис отряды комиссары итеп Николай Балабанов, "Сансар" авыл хуҗалыгы отряды комиссары - Фоат Сираҗиев, ә бу отрядның командиры булып Рафаэль Гарапшин билгеләнде. Бу егетләр барысы да Зәй политехник колледжында укый.
Быел Зәйдә студентлар отрядларын тәмамлаучыларның клубы төзелде һәм "Дежавю" студентлар сервис отрядын булдыру турында карар кабул ителде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча әлеге отрядның комиссары итеп Мәскәү менеджмент колледжы студенты Диана Шәрипова сайланды, отрядны Казан Халыкара сервис колледж студенты Әделия Борһанова җитәкләячәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Әделия Зәй студентлар отрядлары штабында матбугат үзәге җитәкчесе булып эшләде һәм республика, Бөтенроссия чараларында, хәтта "Worldskills" эшче һөнәрләре Дөнья чемпионаты мәйданчыгында оештыручы сыйфатында катнашты.
Тавыш бирүнең тагын бер мөһим өлеше штаб комиссарын сайлау иде, ул отряд әгъзалары арасында үзара җылы мөгамәлә һәм уңай атмосфера булдырырга ярдәм итәчәк. Бу вазифага Анастасия Боярова сайланды. Моңа кадәр штабның алыштыргысыз комиссары булып бүгенге көндә студентлар хезмәт отрядлары үзәге җитәкчесе Ростислав Аладышкин тора иде.
Штаб командиры итеп политехник колледж студенты, "Легендалар 17" педагогик отрядында ишегалды лагеренда эшли башлаган, ә быел Камчатка, ә аннары Кырымда студент хезмәт отрядарында эшләп кайткан Данила Багурин сайланды.
Штабның команда составы формалашты, алга таба студентларыбыз "Команда составы мәктәбе" проекты, "Планерка 2020" стратегик сессиясендә катнашып, үзләренең иң яхшы командасын формалаштыру белән шөгыльләнәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: