Зәй офыклары

Зәй студентлары өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре чара уздырды

Зәй политехник колледжының II курс студентлары Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре үткәргән «Исәнмесез, яки сәламләү көне» чарасында катнаштылар.

Сәламләү – бер-берең белән аралашуның мөһим өлеше, һәм, әлбәттә, этикет нормасы. Укучыларга дөньяның төрле илләрендә кабул ителгән сәламләүләргә бәйле гореф-гадәтләр турында уен формасында мәгълүмат бирелде, сәламләшүнең төрле ситуацияләре каралды.
Бүгенге көндә -  интернет, компьютер заманында кешеләр бер-берсенә интернет аша сәламләү смайликлары җибәрә. Чарада катнашучылар смайликларда үзләренең сәламнәрен яздылар һәм җир шары рәсеменә иминлек теләнгән теләкләрен беркеттеләр. Соңыннан  "Гадәти булмаган һәм иң күңелле сәламләү» видеофильмы каралды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: