Зәй офыклары

Зәй студентлары да бүләкләнде

Берничә көн элек башкалабыз Казанда «Будет чисто-2019» республика экологик хәрәкәтенең бишенче йомгаклау фестивале булып узды.

Чарага республиканың барлык районнарыннан әлеге хәрәкәттә актив катнашучылар җыелды. Фестивальнең тантаналы өлешендә «Яшел эстафета» онлайн экоквестында катнашучыларны бүләкләү булды. Шунысы игътибарга лаек, бүләкләнүчеләр арасында  безнең политехник колледж студентлары да бар.
Зәй студентлары командасы капитаны Александр Комарских «Зеленая семерка» конкурсы җиңүчесе булып танылды һәм конкурсның төп бүләге - велосипед белән бүләкләнде. Команда активистлары Ангелина Санникова, Валерия Ватолина, Нәргиз Тимеркәев, Эльза Мелихова, Андрей Кораблев, Эмма Мелихова һәм  Ләйсән Әбдрәшитова  фестивальдән грамоталар һәм бүләкләр алып кайтты.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: