Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй студентлары Казанда белем бирү сессиясендә катнашты

Штаб командиры Данила Багурин иң актив вәкил буларак Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, шулай ук башка яшьләребез дә мәктәпне уңышлы үттеләр һәм сертификатлар алдылар.

15-18 апрельдә Казанда “Идел” яшьләр үзәгендә республика студент отрядларының белем бирү сессиясе узды.

Чарада республикадан 180 студент катнашты. Зәй студент отрядларын 7 студент тәкъдим итте.  Алар - студентлар хезмәт отрядларының яшь җитәкчеләре, студентлар активы вәкилләре.

Дүрт көн дәвамында мәктәптә катнашучылар белем багажын тулыландырып,  күп кенә файдалы мәгълүмат алды. Мәктәпне үткәрүнең максаты - белем бирү оешмаларында студентлар отрядларының эшен идарә итә, координацияли һәм алга этәрә алырлык студентлар отрядлары җитәкчеләрен әзерләүнең нәтиҗәле механизмын булдыру.

Безнең штаб командиры Данила Багурин  иң актив вәкил буларак Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, шулай ук башка яшьләребез дә  мәктәпне уңышлы үттеләр һәм сертификатлар алдылар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев