Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй студентлары коррупциягә каршы сәясәт буенча белемнәрен сынады

«Бирмәскә-Алмаска!» коррупциягә каршы чара республика яшьләр программасы кысаларында ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә оештырыла.

Ришвәтчелек - җәмгыять өчен үтә дә кискен проблема. Яшьләрнең бу проблемага битараф булмавы куандыра. Узган атнада Зәй политехник  колледж студентлары  коррупциягә каршы сәясәт буенча белемнәрен сынады. Коррупциягә каршы  чараны  колледж студенты   Данил Багурин оештырды.

-Әлеге чара  «Бирмәскә-Алмаска!» коррупциягә каршы республика яшьләр программасы кысаларында ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә  оештырыла, - ди Данил Багурин.

Залга җыелган  егет-кызларга коррупцион хәрәкәтләрнең кеше язмышында чагылышы турында аңлатылды.

- Антикоррупция –җитди  тема, сезгә чынбарлыкта аның белән очрашырга язмасын. Үз-үзегезгә намуслы булырга чакырам. Башкаларга игътибар итмәгез, беренче чиратта, үзегез турында уйлагыз, дөрес булмаган гамәлләр сезнең һәм гаиләгез репутациясенә сугарга мөмкин, -  ди "Яшьләр үзәге" муниципаль бюджет учреждениесе директоры Ростислав Аладышкин.

Аның чыгышын Зәй шәһәре Советы депутаты Сергей Максимов тулыландырды.

-Коронавирус пандемиясенә карамастан, Татарстан  социаль-икътисадый үсеш буенча лидер булып тора. Республика Президенты Рөстәм Миннеханов җитәкчелегендә безнең регион коррупция фактларын киметүдә мөмкин булганның барысын да эшли, - диде ул.

 Чарада "Форпост" учреждениесе директоры Алексей Алексеевның да бу уңайдан студентларга әйтер сүзе күп булды.

- Төрле чыганаклардан булган мәгълүматларны һәрвакытта да анализлагыз. Һәркем, шул исәптән минем турыда   ялган мәгълүмат бирергә була, -диде Алексей Алексеев.

Аннан Данил Багурин  егет-кызларны  командаларга бүлде. Студентлар бер-берсе белән киңәшеп коррупциягә каршы  тема буенча төрле биремнәр үтәде. Ачык диалог барышында анда катнашучылар борчыган темага бәхәсләште,  җаваплар алды.  Студентлар чарада “Коррупция белән ничек көрәшергә?” дигән  иң мөһим сорауга җавап эзләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев