Зәй офыклары

Зәй студентлары сынау имтиханын уңышлы тапшырдылар

Зәй политехник колледжы автомәктәбендә шөгыльләнүче студентлар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сынау имтиханы узды, алга таба аларны машина йөртү таныклыгы алырга чын имтихан көтә.

Студентлар барысы да биремнәрне уңышлы үтәделәр һәм ЮХИДИ имтиханнарына әзер булуларын күрсәттеләр, чөнки уку йортының автомәктәбе рейтингы югары.

Автомәктәп курсантлары алдында  ЮХИДИ бүлеге башлыгы,  полиция майоры Рамил Гарифуллин, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет оешмасы учреждениесенең Зәй бүлеге башлыгы Вадим  Иванов  чыгыш ясады.

Алар чыгышларында да булачак машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклегенә басым ясадылар.

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: