Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй студентлары табигатьне саклауга үз өлешен кертә

Зәй политехник колледжының “Экостайл” командасы тарихы 2017 елдан башлана.

Зәй политехник колледжының экологик юнәлештә эшләүче “Экостайл” волонтерлар командасы бүген уку йортында   беренче курс студентлары өчен чираттагы презентация үткәрде.

Бу очраклы түгел, быел экология саклау юнәлешендә эшчәнлек алып баручы команда оешуга биш ел тулды. Колледжның  “Экостайл”командасы тарихы 2017 елдан башлана.

 Табигать сөючеләрне, аның чисталыгы өчен көрәшүчеләрне берләштергән студентлар командасы ел дәвамында  шактый игелекле эшләр башкара. Презентация вакытында сүз нәкъ менә шулар турында барды.

-Команда составында теләсә нинди эш башкарырга әзер торучы,  инициативалы егермедән артык студент, - диде чыгышында колледж директоры Сергей Максимов.

Команданың җитәкчесе Илүсә Сандимирова шулай ук әлеге эшнең фанаты, дисәк тә, ялгыш булмас.

-Минем карашка бүгенге көндә экологик тәрбия теләсә нинди уку йортында беренче планда торырга тиеш. Табигать - уртак йортыбыз булуын онытмыйк. Әлеге йорт чиста булсын өчен һәркем тырышлык куярга тиеш,- ди ул.

 

Автор фотолары.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев