Зәй офыклары

“Зәй-Су каналы” ҖЧШ ветераннарын хөрмәтләде (фоторепортаж)

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Зәй районы оешма-предприятиеләре коллективлары үзләрендә хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләүгә зур игътибар бирә. Бу көннәрдә "Зәй- Су каналы" ҖЧШ җитәкчелеге ветераннарын өйләренә барып котлап, алар белән иркенләп аралаштылар. - Өлкән буын кешеләренә, ветераннарыбызга бүгенге көндә иң мөһиме - чын күңелдән...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Зәй районы оешма-предприятиеләре коллективлары үзләрендә хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләүгә зур игътибар бирә. Бу көннәрдә "Зәй- Су каналы" ҖЧШ җитәкчелеге ветераннарын өйләренә барып котлап, алар белән иркенләп аралаштылар.

- Өлкән буын кешеләренә, ветераннарыбызга бүгенге көндә иң мөһиме - чын күңелдән аралашу. Аларның безгә әйтеп калдырыр сүзләре дә, киңәшләре дә, тарихи вакыйгаларның шаһиты булган мизгелләре дә бихисап. Шуңа да без ветераннарыбызны өйләренә барып котлап, юбилей медальләрен, үзебезнең бүләкләрне тапшырып, алар белән иркенләп аралашуны хуп күрдек, - ди предприятие җитәкчесе Наил Муллин.

Үсмер еллары авыр сугыш чорына туры килгән Василий Михайлов һәм Дмитрий Галяминский кайчандыр үзләре хезмәт куйган су каналы оешмасы коллективының хөрмәтләвенә, бәйрәм мизгеле оештыруларына бик шат булуларын әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: