Зәй офыклары

Зәй телевидениесендә үзгәрешләр

“Зәй-ТВ” трансляциясе системасында техник үзгәрешләр нәтиҗәсендә телевизор экраннарында картина яхшырды, әмма вакытлыча һава температурасы күрсәтелми, ә телекомпания логотибы бары тик үз тапшырулары вакытында гына чыга.

“Җирле телеканалны  трансляцияләүдә техник үзгәрешләр аркасында температура датчигы юкка чыкты. Моны тамашачылар шунда ук күреп алды. Зәйлеләр өчен  файдалы һәм уңайлы булган әлеге Зәй телеканалы атрибутын кире кайтарып булыр, дип уйлыйбыз,” - ди “Татмедиа” АҖнең “Зәй-информ” филиалы җитәкчесе Венера Исрафилова.
Моннан тыш, “Зәй-ТВ” логотибы бары тик үз тапшырулары («Яңалыклар», «Атна вакыйгалары» һәм автор телепроектлары)  вакытында гына чыга. “Зәй-ТВ” телеканалы хәзер HD-сыйфатта күрсәтә, шуңа күрә телевизион картина яхшы сыйфатта үзгәрде.
“Зәй-ТВ” челтәрле партнеры элеккечә калды - ул «Татарстан-24» телеканалы. Зәй телевидениесенең барлык тапшыруларын шулай ук  кабельле телевидение аша карарга мөмкин. Операторыгыз “Таттелеком” булса “ Зәй-ТВ”ны - 22нче, әгәр “МТС” булса 57нче кнопкада карарга була.
“Зәй-ТВ”ның тапшыру көннәре һәм вакыты үзгәрмәде. Дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә кичке сәгать 7дә  «Яңалыклар» программасы чыга (җомга + татар телендә йомгаклау чыгарылышы). Программаларны кабатлауны сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә  иртәнге сәгать 7дә карарга мөмкин.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: