Зәй офыклары

Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара уздырды

Музей хезмәткәрләре “Кояшкай” лагерена йөрүче балалар белән файдалы шөгыльләр оештырды.

 

Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан 3нче мәктәпнең “Кояшкай” мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен  “Минем Республикам – Татарстан” темасына лекция укыдылар. Укучылар Татарстан  тарихы турында күп мәгълүмат алдылар.  Аннан бу тема буенча сорауларга балалар асфальтка рәсем төшереп җавап бирделәр.

Шулай ук юл йөрү кагыйдәләре буенча да асфальтка рәсем ясап бу тема ныгытылды.  Балалар юлда хәрәкәт итүче машинаны, светофор, җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыннарын  рәсемнәрендә чагылдырдылар. Бу шөгыльнең  балаларга  юл йөрү кагыйдәләрен ныгытуда тиешле нәтиҗәсен бирер дип ышанасы килә.

Алсу Шагабиева, музей хезмәткәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: