Зәй офыклары

Зәй укучылары Анапада балалар киноакадемиясендә фильм төшерергә өйрәнделәр

Шәһәрнең 1нче мәктәбендә инде берничә ел мәктәп телевидениесе эшләп килә. Әлеге түгәрәктә шөгыльләнүче балалар үзләрен күрсәтергә дә өлгерделәр. Шуларның икесе - Алинә Галимова һәм Юлия Васильева күптән түгел генә Анапа шәһәренең Бөтенроссия балалар үзәгендә ике атна дәвамында кино һәм анимация өлкәсендә талантлы балалар өчен оештырылган уникаль старт мәйданчыгында булып кайттылар.

Биредә алар  Россия төбәкләреннән җыелган балалар белән берррәттән  продюсер, кино операторы, режиссер, актер, сценарист, монтажчы, гример, аниматор, фотограф, телевидение  журналисты кебек һөнәрләрдә үзләрен сыный алдылар. Аларга бу эштә танылган  актерлар, режиссерлар, продюсерлар, кинематографистлар, әйтик, театр һәм кино актеры Сергей Горобченко ярдәм итте. Зәй кызларының һәрберсе үзе өчен кызыклы юнәлеш сайлап алды. Алинә Галимова мультипликация нигезләрен өйрәнде, Юлия Васильева актерлык осталыгы  секциясендә тренинглар үткәрде. Киноакадемиядә  шөгыльләнүчеләрнең эш нәтиҗәсе кыскаметражлы фильмнар, мультфильмнар, роликларларда күренде. Аларны әлеге өлкәдә танылган осталар бәяләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: