Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй укучылары Чаллы шагыйрьләре белән очрашты

Чара барышында сүз туган телнең әһәмияте, аның тарихы, рухи кыйммәтләре, гореф-гадәтләре, буыннарның ныклы элемтәсен булдыру турында барды.

21 апрельдә Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм "Әдәбият. Мәдәният. Илһамият" проекты кысаларында "Татарстан – шагыйрьләр, язучылар иле" дип исемләнгән чара узды. Анда укучылар Чаллы шагыйрьләре белән очрашты.

Чара барышында сүз туган телнең әһәмияте, аның тарихы, рухи кыйммәтләре, гореф-гадәтләре, буыннарның ныклы элемтәсен булдыру турында барды. Туган тел, туган як турында шигырьләр, моңлы җырлар яңгырады.

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре Әлфия Ситдыйкова, Айрат Суфиянов үзләре белән тапшырып  иҗатлары турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр, яңа шигырьләрен укыдылар, тормышларындагы кызыклы мизгелләрне искә төшерделәр, иҗади планнары белән уртаклаштылар.

Әдәбиятыбызда эз калдырырлык итеп халкына һәм туган теленә хезмәт итүче иҗат әһелләре белән очрашу һәркем күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев