Зәй офыклары

Зәй укучылары музей белән таныша

Зәйдә гадәти булмаган, кызыклы булган әйберләр белән кайда танышырга мөмкин?

Бу сорауга җавапны 1нче мәктәпнең II «Б» сыйныфы укучылары беләләр. Чөнки алар бу көннәрдә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда булдылар.
Укучылар уникаль күргәзмә белән танышып, 3D картина ясадылар, үзләрен палеонтолог ролендә сынап карадылар, өчпочмаклы хатлар ясадылар. Һәр музей вакыт машинасы булып тора, чөнки анда үткәндәге вакыйгаларны, яшәешне күзаллап, киләчәккә дә күчәргә мөмкин. Музей хезмәткәрләренең төп максаты булып балаларның яңадан музейга килергә теләвенә ирешү тора. Биредә уйланырга, хыялланырга мөмкин бит.
Татьяна Кузнецова, музей хезмәткәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: