4нче мәктәптә рус язучысы Михаил Салтыков-Щедринның тууына 195 ел тулуга багышланган чаралар узды.
Бүген – 27 гыйнварда 4нче мәктәптә рус язучысы Михаил Салтыков-Щедринның тууына 195 ел тулуга багышланган чаралар узды.
“Россияне йөрәк аша үткәреп яратам” - атаклы сатирик әкиятләр авторының тормышын һәм иҗатын тәкъдир итү шушы сүзләр белән башланып китте. Балалар укылган әсәрләр турында хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, юбилярның әкиятләре иллюстрацияләре конкурсында катнаштылар.
- Михаил Салтыков-Щедрин - рус әдәбиятында аерым урын алып тора. Аның әсәрләре халыкка мәхәббәт, тормышны яхшырак итү теләге белән сугарылган, - ди рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Борисенко, - язучының юбилеена багышлап, бүген безнең мәктәптә рәсемнәр конкурсы узды.
Конкурста урыннар түбәндәгечә бүленде. 1 урынны - А.Пилясова (8В сыйныфы) алды, 2 урында – В.Васильева (7Б сыйныфы), 3 урында - А.Ризванова (5Б сыйныфы) һәм В.Кузнецова (8В сыйныфы).
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз