Зәй офыклары

Зәй укучыларына һөнәр сайларга ярдәм итәләр

Шәһәрнең 7нче мәктәбендә Зәй мәшгульлек үзәге тарафыннан оештырылган уку һәм эш урыннары вакансияләре ярминкәсе укучыларның һәм яшьләрнең һөнәри юнәлешенә багышланган иде. Ярминкәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Чапков, мәшгульлек үзәге җитәкчесе урынбасары Ләйсән Хафизова, мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Миләүшә Вәлиәхмәтова, район-шәһәр мәктәпләре укучылары катнашты.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, мондый ярминкәләрне мәшгульлек үзәге беренче тапкыр гына үткәрми. Алар мәктәп укучыларына уку йортын гына түгел, һөнәр сайларга да булыша. Республикада эшче һөнәрләрен популярлаштыруга аеруча зур игътибар бирелә.
Чара берничә мәйданчыкта уздырылды. Беренче катның фойесында һөнәри уку йортлары вәкилләре уку йортларына укырга керү тәртибе, ә  эш бирүчеләр укучылар өчен булдырылган эш урыннары турында  аңлаттылар. Соңыннан  эшче һөнәрләре буенча мастер-класслар оештырылды. Ярминкәдә катнашкан күпчелек уку йортлары вәкилләре, ә алар унга якын  иде, укучыларга үзләрендә әзерләнгән белгечлекләр, уку йортына кабул итү шартлары турында сөйләделәр.
Ярминкәдә укучылар һөнәри ориентлашу буенча тестлаштыру узды, уку йортлары вәкилләре белән аралашты, шулай ук эш бирүчеләр тарафыннан нинди һөнәр ияләре һәм белгечлекләргә ихтыяҗ булуы турында белделәр.  Чара барышында бирелгән мәгълүмат югары сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда дөрес юл сайларга ярдәм итәр дип ышанасы килә.

Айгөл Яруллина фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: