Зәй офыклары

Зәй укучысы Казанда узган форумда Covid-19га каршы көрәш буенча закон проекты инициативасы белән чыкты

Максим Петров форумда җиңүчеләрнең берсе булды.

2 декабрьдә Казанда ел саен үткәрелә торган «Яшь закон чыгаручы» форумының турыдан-туры этабы узды.

Зәй данын 4нче мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Максим Петров яклады. Ул короновирус йогышы (COVID-19) белән көрәш буенча закон проекты инициативасы белән чыкты. Максимны конкурста катнашуга әзерләү белән балалар иҗат йорты белгечләре шөгыльләнде.

Форум нәтиҗәләре буенча бөтен республикадан 15 җиңүче игълан ителде, алар арасында Максим Петров та бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: