Зәй офыклары

Зәй укытучысы Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләр рәтендә

Хәзер Светлана Хәбибрахмановага Түбән Новгородта узачак бәйгедә “Иң яхшы география укытучысы” исеме өчен көрәшергә туры киләчәк.

6 октябрьдә “Иң яхшы география укытучысы” Бөтенроссия конкурсына нәтиҗә ясалып,  финалга чыккан биш конкурсант билгеләнде. Шунысы сөенечле, бишлеккә кергән иң көчле укытучылар арасында Татарстан данын яклаган Зәйнең 4нче мәктәбе география укытучысы Светлана Хәбибрахманова да бар. Светлана Җәүдәтовна моңа кадәр республика бәйгесендә җиңеп, Россиякүләм конкурска узган иде.

Хәзер финалга чыгучыларга конкурсның соңгы  сынавын узарга туры киләчәк. Алар 21 октябрьдә Түбән Новгород шәһәрендә “Министр белән сөйләшү”  бәйгесендә үзләрен сынап, “Иң яхшы география укытучысы” исеме өчен көрәшәчәк.

Без Светлана Җәүдәтовнаны уңышлары белән котлап, Түбән Новгородтан җиңү белән кайтуын телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: